Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай көрәшчеләре Татарстан беренчелегенең көмеш призерлары булдылар

Тренер Диләрә Латыйпова тәрбияләгән спортчылар Россия беренчелегенә алдан сайлап алу этабын уздылар.

Азнакай шәһәрендә 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ярышлар тәмамланды. Турнирда республиканың 20 районыннан спортчылар катнашты. Аксубай районын спорт мәктәбендә, тренер Диләрә Латыйповада тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.

Көрәшчеләр келәмендә үсмерләр ике көмеш медальгә ия булды. Адель Садыйков (45 кг) һәм Илдус Камалов (60 кг) икенче урыннарны яуладылр. Алар медальләр, грамоталар һәм сертификатлар алдылар.

Үз чыгышлары нәтиҗәләре буенча Аксубай көрәшчеләре март аенда Карачай-Черкессиядә узачак Россия беренчелегенә сайлап алынды.

– Бу ярышларга ныклап әзерләнеп өлгерербез һәм медальләр белән кайтырбыз дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте тренер Диләрә Латыйпова.

Фото: Диләрә Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев