Аксубай көрәшчеләре бер келәмдә очраштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай көрәшчеләре бер келәмдә очраштылар

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган билбау көрәше буенча район беренчелеге наркотикларга каршы айлык кысаларында узды.

«Яшьлек» спорт комплексында 2009 елда туган һәм яшьрәк малайлар арасында билбау көрәше буенча ачык ярышлар узды. Анда районның өч гомуми белем бирү учреждениесе командалары катнашты. Егермедән артык спортчы бер келәмгә чыкты һәм үз көчләрен күрсәтте.

Беренчелек нәтиҗәләре буенча беренче гомумкоманда урынын тренер Җәмил Сәйфуллин шәкертләре (Иске Ибрай мәктәбе) яулады. Икенче урында – тренер Диләрә Латыйпованың (3нче Аксубай мәктәбе), өченчедә – тренер Илһам Камалов (Түбән Татар Майнасы мәктәбе) тәрбияләнүчеләре.

 


Нет комментариев