Район ветеринария берләшмәсендә йорт кош-кортын инкубацияләү, асрау һәм кошчылык продукциясен сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр кошчылар белән киңәшмә узды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – кош гриппын профилактикалау, район территориясендә әлеге мәкерле авыруның барлыкка килүенә һәм таралуына юл куймау. Тармак белгечләре эшкуарларга йорт кошларын асрау һәм сату буенча ветеринария-санитария кагыйдәләренең төп таләпләрен җиткерделәр.
Кош гриппы – барлык төр кошларның кискен вируслы авыруы. Авыруның төп резервуары һәм күчерүчесе булып кыргый кошлар тора, гәрчә алар тирәлегендә авыру күренмәскә дә мөмкин. Шул ук вакытта йорт кошларының һәлак булуы 100 процентка җитә. Бу авыру хуҗалык өчен зур зыян китерә.
Яз килү белән күчмә кошлар миграциясе башлана. Бу куркыныч чирне кисәтү өчен йорт кошлары асраучы хуҗаларга саклык чараларын төгәл үтәргә: аларның кыргый кошлар белән элемтәгә керүенә юл куймаска кирәк. Азыкны ябык биналарда гына сакларга кирәк. Яңа кошларны бары тик кош гриппы буенча имин булган төбәкләрдән генә алып кайтырга кирәк. Аларны караганда шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур. Бары тик санитар чараларны үтәү генә районны кош гриппыннан саклап калырга мөмкин.
Фото: район ветеринария берләшмәсе архивыннан.
Нет комментариев