Аксубай комбайнчыларына эш нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерделәр
Чираттагы бишкөнлек нәтиҗәләре буенча ашлык суктыруда иң югары күрсәткечләргә ирешкән «Волжское» ҖЧҖ комбайнчылары бүләкләр алды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин игенчеләргә тырыш хезмәтләре өчен ихластан рәхмәт белдерде һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Ул авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча суктыруда югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар Николай Абросимовка һәм Алексей Липатовка район башылыгының Рәхмәт хатларын һәм премияләр тапшырды.
Фото: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев