Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай командасы Виталий Тимирясов истәлегенә уздырылган шашка-шахмат турниры җиңүчесе булды

Шәхси исәптә җиңүчеләрне тупланган очколар буенча билгеләделәр.

Шахмат һәм шашка буенча истәлек турнирында 120дән артык кеше катнашты. Өч район вәкилләре район үзәгенең 1нче мәктәбе базасында җыелды. Укучылар һәм өлкәннәр арасында кызу баталияләр бер үк вакытта берничә мәйданчыкта барды. Ярышларда өченче буын вәкилләре дә актив катнаштылар.

Укучылар арасында шахмат буенча үз яшь категориясендә Дилә Кадыйрова (Иске Ибрай), Юлия Стешина (3нче Аксубай мәктәбе), Данила Маклаков (2нче Аксубай мәктәбе) беренче урыннарны алдылар.

Зилә Кадыйрова (Иске Ибрай), Надежда Борисова (Кәкре Күл), Фаил Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы), Юлия Борисова (2нче Аксубай мәктәбе), Аида Баталина (3нче Аксубай мәктәбе), Максим Борисов (2нче Аксубай мәктәбе), Хәким Хәнифов (1нче Аксубай мәктәбе) шахмат турниры призерлары булдылар.

Егерме яшь һәм өлкәнрәк хатын-кызлар арасында Елена Кәлимуллина җиңүче булды. Икенче урынны – Наталья Карпова, өченче урынны Динә Галиева яулады. Илнар Гафиятов ир-егетләр арасында бронза призер булды.

Шашка буенча ярышларда Рузия Хөснуллин (2нче Аксубай мәктәбе), Руслан Петров (3нче Аксубай мәктәбе), Алия Төхвәтуллина (Аксубай техникумы), Владимир Королев (Кәкре Күл) иң көчлеләр булдылар.

Бу спорт төрендә Ульяна Золина (2нче Аксубай мәктәбе), Регина Кондратьева (2нче Аксубай мәктәбе), Арсений Чукашов (2нче Аксубай мәктәбе), Ризван Хәмидуллин (3нче Аксубай мәктәбе), Камилла Әхмәтҗанова (2нче Аксубай мәктәбе), Виктория Михайлова (2нче Аксубай мәктәбе), Андрей Егоров (Аксубай), Михаил Охотников (Савгач) призерлар булдылар.

Гомуми зачетта Аксубай районы командасы бәхәссез лидер булды. Чистай районы вәкилләре мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелделәр. Нурлатлылар рейтингта өченче позицияне яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев