Аксубай Көнбатыш гаскәрләре төркеме ветераннары бүлекчәсе рухны күтәрә
2010 елда Федор Семенов тәкъдиме белән Аксубай районында Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме сугышчы-ветераннары җәмгыяте (гаскәрләрнең Көнбатыш төркеме) оешты.
Иҗтимагый берләшмә эшчәнлеге Көнбатыш гаскәрләре төркеменең элеккеге сугышчылары рухын, эчке күңел халәтен күтәрүгә юнәлдерелгән. Яшь буынга хәрби-патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, үсмерләрне РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә әзерләүдә ярдәм итүне КГТ ветераннары үзләренең бурычлары дип саныйлар. Мохтаҗ ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына булышу, ветераннарның социаль һәм башка хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү дә шулай ук берләшмәнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Иҗтимагый берләшмә әгъзалары иң баштан ук яшьләр белән эшләүгә кушылдылар, районда оештырылган патриотик юнәлештәге чараларда катнаштылар. Германиядә совет гаскәрләре төркеме ветераннарының Бөек Ватан сугышында азат итүче сугышчы формасын хәтерләткән бердәм киемнәре тарихи вакыйгалар мохитен тудыра. 2020 елның җәендә алар азат итүче сугышчы истәлегенә һәйкәл ачуда һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парадта катнашып, районның төп мәйданы буйлап сафта җыр белән атладылар. Әлеге оешма ветераннары катнашкан һәр чара аерым әһәмияткә ия, әхлаки күтәрелешкә рухландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев