«Аксубай-Кәкре Күл» Җиңү марафоны
Соңгы яңалыклар

«Аксубай-Кәкре Күл» Җиңү марафоны

Һәр елны оештырыла торган җиңел атлетчылар йөгереше Бөек Ватан сугышында Җиңүгә һәм Советлар Союзы Герое Григорий Романов батырлыгына багышлана.

Традицион рәвештә Бөек Җиңүне бәйрәм иткән көнне районда «Аксубай-Кәкре Күл» маршруты буенча җиңел атлетика йөгереше узды. Җиңелатлетчылар марафонына Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы чарага җыелучыларның игътибары астында старт бирелде. Дистанцияләр үзгәрешсез калды: Аксубайдан Кәкре Күлгә кадәр автотрасса буйлап – 14,7 чакрым һәм юл чатыннан алып авыл һәйкәленә кадәр – 3 чакрым.

2003 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында 14,7 чакрымлы дистанцияне беренче булып – Александр Терентьев (Нурлат районы) йөгереп узды. Хатын-кызлар арасында финишка беренче булып Гөлдания Гыйльметдинова (Иске Ибрай) килде.

19 дан 29 яшькә кадәрле йөгерешчеләр арасында иң озын дистанциядә Рәфис Сәгыйтов (Иске Ибрай) беренче булды.

40-49 яшьлек спортчылар арасында Михаил Комендантов (Зәй) – беренче булды. 50-59 яшьлек җиңелатлетчылар арасында Николай Терентьев (Нурлат районы) беренчелекне яулады. Әлеге яшь категориясендә Зоя Шихранова (Аксубай) лидерлыкны тотты. 60 яшьтән өлкәнрәк ветеран-спортчылар арасында финиш сызыгын беренче булып Леонид Воркунов (Сөнчәле) үтте.

Өч чакрым дистанциядә Иске Ибрайдан Айнур Дәүләтшин, Иске Ильдеряктән Екатерина Белова, Яңа Думадан Альберт Кәлимуллин, Яр Чаллыдан Хәким Фәссахов, Чистайдан Галина Комиссарова беренчелекне бирмәделәр. Кәкре Күлдән 9 яшьлек Станислав Коннов ярышларда көчле һәм үҗәт булуын күрсәтте.

Мактау пьедесталына күтәрелгән һәр спортчы үз бүләкләрен алды. Дистәләгән спортчы грамоталар, медальләр, призлар белән бүләкләнде.

 

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.


Нет комментариев