Аксубай китапханәсендә «Татмедиа» журналлары игътибар үзәгендә
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә «Татмедиа» журналлары игътибар үзәгендә

Үзәк китапханәдә китаплар белән беррәттән «Татмедиа» АҖ чыгара торган даими басмалар, журналлар да популяр.

Алар арасында мәдәният, сәнгать турында сөйләүче «Татарстан» иҗтимагый-сәяси журналы, «Казан», «Сәхнә», «Идел» әдәби-яшьләр журналы һәм башка бик күп басмалар бар. Китапханә фондын 15 атамадагы газета тулыландыра. Һәм алар укучыларга бик кирәк. Бу хакта Аксубай үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Фаимә Гатина сөйләде.


– Нинди журнал популяррак дип аерым әйтеп булмый, – дип белдерде ул. – Үз юнәлешләрендә барысы да бай мәгълүмат бирә. Безгә төрле яшьтәге, һөнәр ияләре, социаль категория кешеләре килә. Һәркемнең үз ихтыяҗлары, мәнфәгатьләре бар. Төп контингент – 35 яшь һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, алар йорт, гаилә өчен файдалы басмаларны, рецептлар, киңәшләрне кызыксынып укыйлар, шулай ук яшьләр өчен дә басмалар бар. Бик матур эчтәлекле балалар журналлары өлкән буын кешеләрен җәлеп итә – әбиләр оныкларына укырга алалар.


Китапханәнең актив китап укучыларыннан берсе Ольга Зартдинова белән китапханә залларының берсендә сөйләштек.
– Сөембикә журналын зур кызыксыну белән ачам, – диде ул. – Чөнки ул һәр хатын-кызга якын. Биредә уңышлы кешеләр, авыл хезмәтчәннәре, шуның белән бергә бик күп файдалы киңәшләр, аш-су рецептлары белән танышырга мөмкин. Һәр саны яңалыкларга бай.


Нет комментариев