Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә тарих дәресләре уза

Аксубай үзәк китапханәсендә тарихи тема – китап укучыларны иң кызыксындыручы темаларның берсе.

Биредә атна саен Татарстанда ислам тарихына багышланган «Без тарихта эзлебез/ Наш след в истории» һәм «Өченче буын университеты» дәресләре циклы кысаларында дәресләр уза. Лекцияләрне тарих фәннәре кандидаты, әйдәп баручы педагог Рафыйк Насыйров алып бара.

Үзәк китапханәнең уку залы үткәннәргә чума. Рафыйк Насыйров – тәҗрибәле һәм материалны тирәнтен белгән тарихчы. Ул тыңлаучылар игътибарына дин, мәдәният, мәгариф, шәҗәрә һәм район авылларының мәгариф тарихы өлкәсендәге барлык эзләнүләрен җиткерә. Китап сөючеләр аның чыгышларын зур игътибар белән тыңлыйлар, кызыксындырган сорауларны бирәләр. Лекция кызыклы әңгәмәгә әверелә.

Рафыйк Насыйров семинарларда, төрле очрашуларда лекцияләр белән чыгыш ясап, тарихка кагылышлы белеме белән яшьләр, өлкән буын вәкилләре белән дә уртаклаша. Шулай ук ул дәүләт архивларында материал эзләү тәҗрибәсе турында да сөйли. Тарихны өйрәнү өлкәсендәге казанышлары өчен ул ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев