Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә коррупциягә каршы уен үтте

«ВоОкВы» китапханә антикафесының яшьләр проекты кысаларында үзәк китапханәдә коррупциягә каршы уен элементлары белән интерактив «Мәдәни квиз» узды.

«Мәдәни квиз»да район үзәге укучылары, студентлар һәм эшче яшьләр зур кызыксыну белән катнаштылар.

Катнашучыларга безнең күпмилләтле илдә яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары турындагы сорауларга җавап бирү өчен хәтерне шактый киеренкеләндерергә туры килде. Өстәвенә, дөрес җавап бирү өчен белем генә түгел, зирәклек тә кирәк иде.

Коррупциягә каршы тематика буенча «Сабый теле белән», «Тикшерү эксперименты», «Күзгә-күз», «Сүзләр», «Коррупциягә каршы пазл» кебек ситуацион турлар аеруча мавыктыргыч булды.

Оештыручылар катлаулы һәм җитди биремнәрдән тыш, кызыклы сораулар да әзерләгәннәр. Уен бик мавыктыргыч узды, анда көндәшлек тә, дәрт тә булды. Кем җиңәр соң, дигән интрига финалга кадәр сакланып калды.

Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды: район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе исеменнән җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырды.

Фото: китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев