Аксубай китапханәсендә «Библиосумерки» космик та була икән
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә «Библиосумерки» космик та була икән

Аксубай үзәк китапханәсендә чираттагы «Библиосумерки» гадәти булмаган шартларда – «галәм киңлегендә» узды.

Аксубай китапханәсе ел саен «Библиосумерки» Бөтенроссия акциясендә катнаша, бу юлы әлеге чара беренче космонавт Юрий Гагаринның галәмгә очуына 60 ел тулу һәм Россия Федерациясендә Фән һәм техника елына багышланды.

«Космик сәяхәт» «Аксубай җирле китапханәләр системасы» космодромыннан һөнәри яраклылыкка (центрифуга, ныклык, җитезлек) тикшерүдән башланды. Китап сөючеләр 4 командага бүленделәр (Аксубай мәктәпләре укучылары, Рәйсә Гайнуллина җитәкчелегендәге Аксубай универсаль технологияләр техникумы шәкертләре төркеме, актив китап укучылар, китапханә волонтерлары), маршрут битләре алдылар һәм «очыш»ка киттеләр.

«Һавасыз киңлек»тә сәяхәт иткәндә экипажлар «Җир кешеләре юлламасы» станциясендә беренче тукталыш ясадылар. Командаларга 2 минут вакыт эчендә космонавт исеменнән ачык галәмнән башка планеталарга һәм цивилизацияләргә адресланган хат уйлап табарга кирәк иде. Бу станциядә барлык сүзләр дә «П» хәрефеннән башланырга кирәк, дигән шарт куелды. Команда әгъзаларына сүзлек запасында казынырга, филологиядә сәләтләрен күрсәтергә туры килде. Аннары – «Планета сере» станциясендә экипажларга пазлларны дөрес җыярга (Сатурн, Ай, Марс, Венера өслеге фотолары) һәм галәм турындагы викторина сорауларына җавап бирү соралды.

«Әдәби звездопад» станциясе квест-уен әзерләде, «Космик мода» ательесы ачык космоска чыгу өчен кул астындагы материаллардан махсус костюм – скафандр ясарга, «Эрудитлар» станциясе – «космик» кроссворд тәкъдим итте. «Космик авантюра» станциясендә шигъри сәләтләр кирәк булды.

Космик квестта катнашучылар «Планета йолдызлыгы» станциясендә йолдызлы күк картасы ярдәмендә, үз йолдызлыгын уйлап таптылар һәм аңа характеристика бирделәр. «Экипажлар» һәр станциядә биремнәрне үтәп, берәр хәреф алдылар. Нәтиҗәдә, хәрефләрне дөрес итеп куеп, командалар Юрий Гагаринның планетаның барлык кешеләренә билгеле булган канатлы фразасын – «Киттек!» дигән сүзне яздылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне һава торышы чарада катнашучыларны матур көн белән сөендермәде, көн җилле, яңгырлы булды, караңгы төшеп килә иде, тик шуңа да карамастан, катнашучылар барлык сынауларга да түзделәр, зирәклек, галәм турында фәнни белемнәрен күрсәттеләр һәм бик канәгать калдылар. Ахырда – бүләкләү тантанасының шатлыклы мизгеле һәм истәлеккә фотога төшү.

 


Нет комментариев