Аксубай китапханәсенә яңа китаплар кайтты
Аксубай үзәк китапханәсенең китап киштәләре яңа басмалар белән тулыланды.
Хезмәт күрсәтү бүлеге яңалыклары күргәзмәсендә татар һәм рус телләрендә 50дән артык төрле эчтәлектәге китаплар тәкъдим ителгән. Шул исәптән танылган татар шагыйрьләре һәм язучыларыныкы, тарих темасына караган әсәрләр, фәнни-публистик әдәбият һәм төрле һөнәр осталар өчен кулланма әсбаплар. Һәркем күңеленә хуш килгән басманы таба ала.
Китапханәдә шулай ук буккроссинг зонасы эшли. Монда йөздән артык китап урын алган. Рус классикасы, маҗаралар, фантастик китаплар да тәкъдим ителгән. Чит ил әдәбиятын үз итүчеләр Александр Дюманың, Стивен Кингның, Марк Твенның һәм башка авторларның әсәрләрен укырга алып тора ала.
Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев