Емелькино һәм Яңа Чуаш Адәмсуы авыллары китапханәчесе Ирина Тимофеева Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бу бүләкне китапханәче районда милли мәдәният, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш керткәне өчен алды. Ирина Павловна бүләккә өлкәннәрдә һәм балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләп, аларны укуга җәлеп итеп мәдәният өлкәсендә армый-талмый куйган хезмәте белән лаек булды.
Аның китап сөючеләре әдәби сәгатьләрдә, күргәзмәләрдә, конкурсларда, викториналарда теләп катнашалар. Ул бу өлкәдә ике дистә елга якын эшли. Бирегә ул педагогика училищесын тәмамлач килә һәм үзенең бөтен иҗади, интеллектуаль потенциалын китап укучылар белән эшләүгә бирә.
Ул ике авылга – Емелькино һәм Яңа Чуаш Адамсуы авыллары халкына хезмәт күрсәтә.
– Ирина Тимофеева милли мәдәниятне саклау, үстерү өчен күп эш башкара, – дип сөйли хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәймә Гатина. – Һәм бу авыл халкыннан яхшы кайтаваз таба.
Нет комментариев