Аксубай китап укучылары Тукайның юбилеен билгеләп үттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай китап укучылары Тукайның юбилеен билгеләп үттеләр

Аксубай үзәк китапханәсендә «Габдулла Тукай – шигърияте безнең якты кояшы» дип исемләнгән шигырь укучыларның район иҗат конкурсы узды.

Укулар Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Иҗади бәйгедә мәктәп укучылары, китапханә хезмәткәрләре, педагоглар һәм 10 яшьтән 70 яшькәчә татар шигъриятен сөючеләр катнашты. Катнашучылар рус, татар һәм чуаш телләрендә шигырьләр укыдылар.

Анна Башатова һәм Илсөя Мифтәхова үзләренең нәфис тавышлары, йөрәкләргә үтеп керерлек интонацияләре белән тамашачыларны да, жюрины да шаккатырдылар. Зәлинә Минһаҗева, Азалия Фәттахова, Адель Шәмсетдинов һәм Владимир Калуков шигырьләрне аерым сәнгатьле укулары белән аерылып тордылар. Ә өлкән яшьтәге шигырь сөйләүчеләр арасында – Евгения Кожеманова, Татьяна Артамонова, Рифә Идиятуллина, Елена Финагентова, Наталья Сергееваларга тиңнәр булмады. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә – дипломнар, оештыручылар сертификатлар алдылар. Шагыйрь юбилеена багышланган очрашу якты нотада тәмамланды – барлык катнашучылар да Габдулла Тукайның «И туган тел…» җырын башкардылар.

 

 

 

Фото һәм видео Аксубай үзәк китапханәсе архивыннан алынды.


Нет комментариев