Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчесе киләсе уңышка нигез сала 

«Аксубай» агрофирмасында механизаторлар коллективының күп өлешен хезмәт стажы зур булган эшчеләр били.

Олег Мадюков та кырчылык өлкәсендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. Агымдагы язгы кыр эшләре чорында аның роле аерым – киләчәк уңыш турында кайгырту. Ул үзйөрешле «Туман» сиптергече агрегатын уҗымнарны тукландыруга беренчеләрдән булып алып чыкты. 

Һәм шуннан бирле ул, көн саен 250-300 гектар мәйданны эшкәртеп, смена нормасын арттырып үтәп, югары нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куя. 

Авыл хуҗалыгы предприятиесендә көзге культураларның урнашу географиясе төрле. Участокларда дым саклану аркасында, аларга кереп булмаган урыннар да бар. Мондый урыннарга соңрак әйләнеп килергә туры килә. 

Игенче агрочараларны белеп башкара. Басуларда язгы эшләр төгәлләнгәннән соң, Олег Мадюков малларга азык әзерләү комбайны штурвалы артына утырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев