Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләренә һава торышы киртә түгел 

Быелгы чәчү кампаниясе катлаулы шартларда бара.

Аксубай игенчеләре матур һава торышының бер сәгатен дә югалтмаска тырышып эшлиләр. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2 нче майга алынган оператив мәгълүматларга караганда, сабан культуралары барлыгы 13679 гектарда (план буенча 46648 гектарда) чәчелгән.

Шул исәптән 9637 гектарын сабан культуралары (шуның 8 мең гектарыннан артыгы – арпа , 1000 гектардан артыгы – солы, 192 гектары – борчак) тәшкил итә. 1246 гектарда азык культуралары (берьеллык һәм катнаш үләннәр), 2377 гектарда техник культуралар (750 гектарда – рапс, 1200 гектардан артык – көнбагыш, 400 гектарда – гәрчич) чәчелгән. 

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча: «Актай» ҖЧҖдә планлаштырылган мәйданнарның яртысына диярлек сабан культуралары чәчелгән, «Аксу Агро» ҖЧҖ дә һәм «Волга-Селект» ҖЧҖдә бу күрсәткеч 35 процентны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев