Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчү кампаниясе кызу бара.
Сабан культуралары 51 900 гектардан артык мәйданда чәчелергә тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, 2100 гектардан артык сабан культуралары – бодай һәм арпа (план күләме 20700 гектардан артык), шулай ук техник культуралар – рапс һәм көнбагыш чәчелгән.
Басуларда киеренкелек арта бара. Игенчеләр чәчүлекләрдән мул уңыш алу өчен, чәчү эшләрен туфракта дым сакланган вакытта кыска срокларда төгәлләргә тырышалар.
Нет комментариев