Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре һәр сәгатьнең кадерен белеп эшлиләр

«Аксу Агро» ҖЧҖ басуларында көн саен техника хәрәкәте көчәя бара. Кичә беренче агрегатлар сабан культураларын чәчүгә чыкты. «Нива» бүлекчәсендә арпа чәчүгә керештеләр.

Шул ук көнне «Мюд» филиалы механизаторлары гәрчич чәчүне башлап җибәрделәр. Василий Чугунов идарә иткән механикалаштырылган комплексны орлык белән кыр хезмәтчәннәре Николай Ихтонов һәм Александр Сорокин тәэмин итә. Туфракны чәчү алдыннан тырмалау эшен Иван Анисимов башкара. Механизаторлар чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә төгәлләү өчен, көннең һәр матур сәгатен максималь кулланып хезмәт куялар.

Фото: Фандас Гафиятуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев