Район игенчеләре эшенә язгы яңгырлар да үз төзәтмәләрен кертеп кенә тора.
Кыр хезмәтчәннәре чәчү эшләрен алып бару өчен матур көннең һәр сәгатеннән нәтиҗәле файдаланып хезмәт куялар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча чәчү эшләре 12226 гектар мәйданда (план күрсәткеченә карата 27 процент) башкарылган, бөртекле сабан культуралары 10600 гектардан артык мәйданда (39 процент) чәчелгән, шул исәптән арпа 9481 гектарда (гомуми күләмнең 93 проценты). Шулай ук борчак, солы, бодай, азык культураларын – берьеллык үләннәр, техник культуралар – рапс, көнбагыш, гәрчич чәчү алып барыла.
Нет комментариев