Аксубай игенчеләре 500 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландырдылар инде
Аксубай районы кырларында язгы кыр эшләре бара.
Районда беренчеләрдән булып «Аксу Агро» АФ «Чистай» холдинг компаниясе һәм «Актай» АПК игенчеләре күпьеллык культуралар мәйданнарын тукландыруга керештеләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 апрельгә бу агрочара «Аксу Агро» агрофирмасында 314 гектарда (план буенча 2333 гектар), «Актай»да 186 гектарда (пландагы күрсәткеч 325 гектар) үткәрелгән. Язгы кыр кампаниясе башланганнан бирле беренче ике көндә ике хуҗалыкта биш йөз гектардан артык күпьеллык үләннәр тукландырылды, бу район буенча әлеге культураларның гомуми мәйданының биш процентын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев