Аксубай гөмбә предприятиесе баш инженеры район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай гөмбә предприятиесе баш инженеры район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды

Намуслы хезмәте, профессиональлеге, югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүе, Аксубай районы территориясендә гөмбә җитештерү үсешенә керткән шәхси өлеше өчен «Самаренкин» КФХ гөмбә цехы Николай Колесниковка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бүләкләү тантанасына гөмбә цехының бөтен коллективы җыелды. Предприятие хезмәткәрләренә сәламләү сүзләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов мөрәҗәгать итте. Ул коллективны Ватанны саклаучылар көне белән җылы котлады, хезмәткәрләр үзләренең тырыш хезмәтләре белән гөмбә предприятиесенең югары җитештерү күрсәткечләрен тәэмин итүләрен билгеләп үтте.

– Район башлыгы кушуы буенча миңа күңелле миссия – баш инженер Николай Колесниковка Рәхмәт хаты тапшыру йөкләнде, – диде район авыл хуҗалыгы җитәкчесе. – Ул – лаеклы хезмәткәр. Кайда гына эшләсә дә – коммуналь хуҗалыктамы, авыл хуҗалыгы тармагындамы, төзелештәме – бар җирдә дә аның турында бары уңай фикерләр генә. Хәзерге вакытта Николай Геннадьевич сезнең предприятиедә җаваплы вазыйфада хезмәт куя һәм яхшы бәяләүгә лаек.

Коллективның көчле алкышлары астында Борис Соломонов баш инженер Николай Колесниковка район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

– Хөрмәтегез өчен зур рәхмәт, – диде тантана сәбәпчесе. – Без Аксубай районы муллыгы өчен алга таба да эшләргә шат.


Нет комментариев