Аксубай гаиләләре ведомство белгечләре белән сораулар буенча фикер алыштылар
«Нежность» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балага социаль ярдәм бүлегендә Инвалидлар ункөнлеге «түгәрәк өстәл» утырышы белән төгәлләнде.
Утырышка инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар чакырылды. Алар алдында мондый гаиләләрнең тормыш эшчәнлегенә билгеле дәрәҗәдә кагылышы булган учреждениеләр: социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, үзәк район хастаханәсе, пенсия фонды, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгечләре чыгыш ясады.
«Түгәрәк өстәл» катнашучылары, аерым алганда, ташламалы дарулар, бушлай гигиена әйберләре белән тәэмин итүгә, инвалид баланы карау буенча түләүләргә, санатор-курорт юлламалары рәсмиләштерүгә, инвалид бала белән бассейнга баруда бушлай хезмәтләр алу мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр. Күп кенә ата-аналарны социаль пенсияне арттыру мәсьәләсе борчыды.
Ведомство вәкилләре барлык сорауларга да җавап бирделәр, ата-аналарның теләкләрен һәм фикерләрен тыңладылар. Алар, үз чиратында, компетентлы кешеләр белән актуаль темалар буенча фикер алышырга һәм гаиләләрнең проблемалы ситуацияләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мондый очрашуларны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев