Аксубай футболчыларына ТР Беренчелеге финалында бер очка җитмәде
Соңгы яңалыклар

Аксубай футболчыларына ТР Беренчелеге финалында бер очка җитмәде

2009-2010 елгы егетләр алты команда арасында дүртенче урынны алдылар.

Буада футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең финал уеннары узды. Безнең яшь футболчылар республиканың иң көчле командалары белән призлы урын өчен көрәштеләр.

Ярышлар әйләнеш системасы буенча узды. Уен нәтиҗәләре буенча өч команда бер үк санда очко туплады. Әмма безнең командага нәтиҗәгә ирешү – җиңүчеләр өчлегенә эләгер өчен бер генә туп кертү җитмәде.

Шул рәвешле, Мамадыш командасы – беренче, Зәй командасы – икенче, Буа футболчылары өчене урыннарны алдылар. Безнең егетләр дүртенче урында.

Аксубай футболчыларын тренер Александр Лодоркин әзерләде.

Фото: спорт мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев