”Аксубай егетләре” семинарда катнашучыларны сөендерде
Узган атнада районда татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча үткәрелгән зональ семинар-киңәшмәсе вакытында кызыклы эпизодлар да булды.
Семинарда катнашучылар район мәдәният йортында булганда, иҗат мәйданчыгында аларны Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле каршы алды. ТР Дәүләт Советы Комиссиясе, ТР Президенты Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, 10 район җитәкчесе, чараның эш графигы кысан булуга карамастан, яшь музыкантлар башкаруындагы әсәрне теләп тыңладылар. Аларның тагын башкаруларын сорадылар. "Аксубай егетләре" тагын ике әсәр тәкъдим иттеләр.
– Сез – чын талантлар, – дип таныдылар кунаклар. – Сезгә музыкаль иҗатыгызда чын күңелдән уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев