Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетләре Россия армиясен тулыландырачак

Бүген Аксубай районында хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына беренче озату булды.

Озату хәрби хезмәткә китүчеләр арасында коронавирус йогышының таралуына юл куймау шартларында узды. Эпидемиягә каршы чараларны үтәп, озатырга килүчеләр саны минималь дәрәҗәдә киметелде. Егетләрне традиция буенча, элеккеге хәрби комиссариат территориясеннән озаттылар.

Бу көнне ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына Рәмис Зарипов, Владимир Бобов, Евгений Еремеев, Максим Кириллов, Аркадий Кузьмин, Рүзәл Минхәйдаров, Зөлфәт Мөдәрисов, Илфат Хөсәенов, Виталий Посредников һәм Инсаф Яруллин китте. Иң якын кешеләр белән бергә, егетләрне озатырга район җитәкчелеге, оешмалар вәкилләре дә килде.

«Ватанга хезмәт итү – һәр ир-егет өчен мактаулы бурыч, – дип билгеләп үтте үзенең мөрәҗәгатендә район башлыгы Камил Гилманов. – Хезмәткә озатып, без сезнең намуслы хезмәт итүегезгә ышанабыз. Без үзебезнең район егетләре хезмәт иткән часть командованиеләреннән рәхмәт хатларын еш алабыз, аларны укуы әти-әниләргә дә, безнең барыбызга да күңелле. Сезнең командирлардан да районга шундый юлламалар килер дигән өметтә калабыз. Сезнең сау-сәламәт хезмәт итеп, районга кайтуыгызны телим, ул тагын да ямьлерәк булсын өчен, алга таба да аны бергәләп төзекләндерәчәкбез.

Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов үз чыгышында яңа армиягә алынучы егетләргә хәвеф-хәтәрсез хезмәт теләде.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин булачак солдатларга җыелу пунктында булу, хәрби частьләргә озату шартларын аңлатты.

«Кулланылган чараларга аңлап карарга кирәк, – дип ассызыклады ул. – Һәм аларны тайпылышсыз үтәргә. Төп бурыч – сезне сәламәт булырга өндәү».

Хәрби комиссариатта аңлатуларынча, инфекциягә бәйле, республика җыелу пункты да киеренке эш режимына күчкән. Ата-аналарга борчылырга кирәкми, ул очраклы рәвештә авыру йоктыру куркынычын юкка чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев