Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Аксубай егетләре» баянчылары һәм «Игелек берлеге» клубы балалары Андрей Бикмуллинның остаханәсендә булдылар

Яшь рәссам - агач остасы балалар өчен киңәйтелгән экскурсия үткәрде.

Аксубай район мәдәният йорты баянчылары һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Игелек берлеге» клубы балалары безнең районда гына түгел, ә аның чикләрендә дә яхшы танылган рәссам-агач остасы Андрей Бикмуллин остаханәсендә булдылар. Очрашу балаларда күңелле тәэсирләр калдырды. Экскурсиянең инициаторы - клуб рәисе Алена Муртазина.

Рәссам балалар белән аралашты. Ул агачның сыннар, җиһазлар, сувенирлар ясау өчен материал буларак кулланылу мөмкинлекләре турында сөйләде. Эш өчен ул төрле коралларны куллана, һәм, әлбәттә инде, малайларның игътибарын эш кораллары урнашкан почмак җәлеп итте.

Балалар һәм өлкәннәр останың талантыннан таң калдылар. Һәркем Андрейның үз куллары белән ясаган әйберләрен тотып карады. Экскурсиягә кадәр оста канатлы барс һәм «Зилант» гербын эшләп бетергән: аларны лак белән каплаган. Шулай итеп, бу сыннарны да һәркем күрә алды.

Тиздән Андрей агачтан кисеп сын ясау буенча мастер-класс үткәрергә вәгъдә итте. Балаларны оста белән яңа очрашулар көтә.

 

Фото: Аксубай район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев