Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле Халыкара конкурста I дәрәҗә лауреат булды

Казанда Н.Г. Җиһанов исемендәге «Татарстан варислары» Халыкара татар мәдәнияте, музыкасы һәм сәнгате конкурсы тәмамланды. Анда Татарстанның төрле почмакларыннан 300 дән артык кеше катнашты.

Төрле яшь төркемендәге балалар «Уен кораллары сәнгате», «Вокал», «Хореография», «Хор» номинацияләрендә көч сынаштылар. Конкурс классик композитор, педагог-мәгърифәтче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан консерваториясенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 110 ел тулуга багышланды.

«Уен кораллары сәнгате» (ансамбльләр) номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә Р.Әхмәтшинның «Егетләр биюе» композициясен башкарган Аксубай район мәдәният йорты каршында шөгыльләнүче – «Аксубай егетләре» балалар баянчылар триосы – Ильяс Исмәгыйлев, Никита Семенов, Вадим Липатов лаек булды. Ансамбль бу талантлар бәйгесендә беренче тапкыр катнашты.

–Ильяс белән Никита ансамбльдә беренче сыйныфтан бирле, инде 8 ел шөгыльләнәләр. Күп кенә Халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурсларында катнашып, лауреатлар булдылар. Ансамбльдә шулкадәр еллар шөгыльләнеп, алар музыкага тугрылыклы, гаиләләре өчен рәхәтләнеп уйныйлар, мәктәп чараларында, авыл клублары концертларында, районның мәдәни чараларында катнашалар, – дип уртаклашты ансамбль җитәкчесе Наилә Крайнова.

Узган ел, пандемия чорында, башкару дәрәҗәсен саклап калырга тырышып, алар ансамбль җитәкчесе белән скайп аша шөгыльләнделәр, яңа композицияләр өйрәнделәр һәм юкка түгел!

Вадим Липатов шул ук номинациядә, әмма солистлар арасында Р.Курамшинның «Хәй, егетләр» пьесасын башкарып, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

– Вадим музыка белән нибары 3 ел гына шөгыльләнә, һәм музыка көллияте студенты булу, киләчәктә балалар белән эшләү хыялы белән яна. Вадим Заря поселогында яшәп, үз максатына ирешергә тырыша, атнага 5 тапкыр Аксубайга музыка белән шөгыльләнергә килә. Авыл мәктәбендә Вадим – иң яхшы әйдаман, балалар белән шөгыльләнә, алар белән җырлар өйрәнә. Баянда өч ел шөгыльләнү дәвамында Вадим инде 10 тапкыр төрле конкурсларда лауреат булды, – дип сөйли аның турында укытучысы Наилә Крайнова.

Конкурс гала-концерт белән тәмамланды, анда башка номинацияләрдән лауреатлар белән беррәттән Аксубай баянчылары да катнашты.

– Егетләр булдыра, аларга сабырлыклары, хезмәт сөючәнлекләре һәм музыкага тугрылыклары өчен зур рәхмәт! – ди ансамбль җитәкчесе.

Конкурс кысаларында 29 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музеенда лауреатлар концерты планлаштырыла.

Ансамбль гала-концертта чыгыш ясады һәм Нәҗип Җиһанов музей-йортында узачак концертта катнашырга чакыру алды.

 

Фото: Наилә Крайнованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев