Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Аксубай егетләре» ансамбле «Кама мозаикасы» бәйгесе лауреаты булды

Районның яшь баянчылары халык уен коралларында башкаручылар республика бәйгесендә катнаштылар.

Наилә Крайнова тәрбияләнүчеләре Чистай шәһәрендә узган XV республика бәйгесеннән җиңү белән кайттылар. «Аксубай егетләре» балалар клуб формированиесендә катнашучылар барлык яшь төркемнәрендә дә лауреат исеменә лаек булдылар.

Шунысы куанычлы, профессиональ бәйгедә беренче тапкыр катнашучы балалар да жюри каршында ышанычлы һәм лаеклы чыгыш ясадылар. Бу Артур Искәндәров (кече төркем) һәм Николай Васильев (өлкән яшь төркеме). Алар икенче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Моннан тыш, Семен Крайнов та (урта төркем) шундый ук исемгә лаек булды

Ксения Романова (кече төркем) һәм Глеб Мясников (урта яшь төркеме) беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев