ДОСААФның Аксубай оешмасы егетләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләүдә үзенчәлекле үзәк булып тора.
Егетләр монда хәрби хезмәт нигезләрен өйрәнәләр – «Хәрби машина йөртүче» хәрби-исәп белгечлеге буенча укулар узалар, Кораллы Көчләр Уставын үзләштерәләр, хәрби-гамәли спорт төре белән шөгыльләнәләр. Шушы көннәрдә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә ДОСААФта курсантлар һәм армиягә алынучы яшьләр арасында Ватан Геройлары көне уңаеннан пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар оештырылды. Бу көнне ДОСААФ тирында киеренке мохит хөкем сөрде.
Егетләр үзләренең барлык сәләтләрен күрсәттеләр, педагоглары өйрәткән бөтен белемнәрен исләренә төшерделәр. Чөнки төз ату ул тулы бер фән. ДОСААФ тәрбияләнүчеләре үзләренең сәләтләре һәм белемнәре белән Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүгә әзерлекнең нәтиҗәле баруын исбатладылар.
Фото: ДОСААФ архивыннан.
Нет комментариев