Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ДОСААФ оешмасы җиңүчеләрне билгеләде 

Аксубай ДОСААФ оешмасында район мәктәпләре арасында оештырылган “Бөек Җиңү” дип аталган балалар рәсемнәре бәйгесенең 1 этабы төгәлләнде.

Беренче яшь төркемендә (10 яшькә кадәрге балалар арасында) – 1 нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Даниил Галимов җиңүче булды. 11-17 яшькәчә икенче яшь төркеме катнашучылары арасында 1 урын район үзәгенең икенче мәктәбе укучысы Камилла Сабитовага бирелде.

“Бөек Җиңү” балалар рәсемнәре бәйгесе җиңүчеләре ДОСААФ оешмасыннан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Җиңүчеләрнең рәсемнәре бәйгенең икенче этабында катнашу өчен Казанга – Татарстан Республикасының ДОСААФ идарәсенә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев