Аксубай дәүләт автоинспекторларының игътибары җәяүлеләргә юнәлтелде
Соңгы яңалыклар

Аксубай дәүләт автоинспекторларының игътибары җәяүлеләргә юнәлтелде

Кичә Татарстанда ведомствоара «Җәяүле» профилактик чарасы башланды.

Ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, моның өчен каралмаган урыннарда җәяүлеләр юлын аркылы чыгу, светофорның тыелган сигналына игътибар бирмәү, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә, шул исәптән эчке эшләр органнары көчләреннән һәм чараларыннан комплекслы файдалану буенча чаралар кысаларында җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементлар кулланмауга бәйле хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтеләчәк. 

– Күпчелек очракта без машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга басым ясыйбыз, хәер җәяүлеләр дә район юлларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмиләр, – дип билгеләп үтте районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов. – Агымдагы елның 5 аенда Татарстанда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 25 кеше үлгән. Җәяүлеләрне бәрдерүнең иң күп очрагы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, күпчелек очракта ул киемдә яктылык кайтаручы элементлар булмаган җәяүлеләр белән килеп чыга. Җәяүлеләр кичүе урыннарында 159 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 162 кеше яраланган. Һәр икенче бәрдерү теркәлгән урында урам-юл челтәрен карап тоту кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган.


Нет комментариев