Аксубай районында «Кыркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чарасы актив уза.
Чараның максаты – юл хәрәкәте катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмый калу.
Чара 11 июльдән оештырылган һәм ул 10 августка кадәр дәвам итәчәк.
– Чара башланганнан алып иминлек каешы белән бәйле 51 кагыйдә бозу орагы ачыкланды. Рейд чаралары район үзәгендә дә, торак пунктлар буенча да уза – дәүләт автомобиль автоинспекторлары машина йөртүчеләрнең кагыйдәләрне үтәвен генә түгел, шулай ук пассажирларны, балаларны йөртү кагыйдәләрен дә күзәтәләр, – дип шәриехләде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Чара кысаларында иминлек каешын эләктермәгән һәм балалар өчен махсус җайланмаларны кулланмаган машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны ачыклау максатыннан «Тоннель» операциясе дә үткәрелде.
Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче эләктерелгән булырга һәм эләктерелмәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш.
Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуны теркәү шулай ук автомат режимда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фото-видеотеркәү комплекслары тарафыннан, транспорт чаралары милекчеләрен административ җаваплылыкка тарту белән гамәлгә ашырылды.
Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргыч пассажиры өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын – 50 процентка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен – 25 процентка киметә. Һәлакәт килеп чыккан очракта куркынычсызлык каешын эләктергән вакытта исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арттыра.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автомобиль инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искәртәләр һәм юл хәркәтендә катнашучыларны үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыралар.
Нет комментариев