Беренче сентябрь алдыннан районның дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейдка чыкты.
Ул “Игътибар – балалар!” оператив-профилактик чара кысаларында үтте. Юлга ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәр һәм Нурлат шәһәре ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова чыкты. Алар “Бала – төп пассажир!” акциясе оештырдылар.
Акция барышында пассажир балаларга канцелярия кирәк-яраклары, юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар һәм яктылык кайтаручы элементлар төшерелгән рюкзаклар тапшырылды. Балалар ЮХИДИ, ДБУ хезмәткәрләренә рәхмәтләрен елмаюлары аша белдерделәр, аларның әти-әниләре дә игътибар һәм күтәренке кәеф бүләк иткәннәре өчен шатландылар.
Фото: ЮХИДИ архивыннан.
Нет комментариев