Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай дәүләт автоинспекторлары балигъ булмаган үсмерне автомобиль руле артында тоткарлаган

Аксубай дәүләт автоинспекторлары, салган килеш автомобиль руле артына утырган йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, рейд-эш режимына күчте.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе бөтен республика буенча рейдлар оештыра. Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, шушы көннәрдә генә кичке рейдта дәүләт автоинспекторлары полициянең участок вәкилләре белән берлектә 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган, бер йөртүче идарә итү хокукы булмаган килеш руль артына утырган.

Чираттагы рейд 23 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны ачыклады. Дәүләт автоинспекторлары автомобиль руле артында идарә итү хокукы булмаган яшүсмерне тоткарлаган. Бер шофер баланы автомобиль салонында махсус җайланмасыз утыртып йөрткән.

ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искәртә. Ә Аксубай автоинспекторлары руль артында сак булырга һәм сезне өйдә көтүләрен истән чыгармаска куша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев