Аксубай дәүләт автоинспекторлары «Автобус» операциясе оештыра
Соңгы яңалыклар

Аксубай дәүләт автоинспекторлары «Автобус» операциясе оештыра

Автобусларны тикшерү буенча профилактик чара 2022 елның 8-17 июнь көннәрендә Татарстан территориясендә узачак.

– «Автобус» операциясе барышында автобуслар, шул исәптән балалар төркемнәрен оешкан рәвештә йөртүне гамәлгә ашыручы автобусларда пассажирлар йөртүне контрольдә тотуны көчәйтү буенча көн саен эш оештырылачак, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

2022 елның 5 аенда Татарстан Республикасы территориясендә автобус йөртүчеләре гаебе белән 43 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше вафат булган һәм 60 кеше тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт вакыйгалары саны 2 гә кимегән, аларда вафат булучыларның саны – 2 кешегә, имгәнү алучыларның саны 7 кешегә арткан.


Нет комментариев