Аксубай десантчылары Һава-десант гаскәрләренең 89 еллыгын билгеләп үттеләр
2 августта Россия армиясенең зур билгеләнешкә ия гаскәрләренең берсе – Һава-десант гаскәрләре көнен меңләгән кеше билгеләп үтте. “Канатлы” пехота тарихы 1930 елдан башлана.
Бу көнне Аксубайда күркәм гадәт буенча һәлак булган солдатлар стеласы янында Һава-десант гаскәрләренең 89 еллыгына багышланган митинг булды. Аларның әләменә “бездән башка беркем дә” дигән сүзләр язылган. Тельняшкалар һәм зәңгәр беретлар кигән кешеләрнең кайберләре “кайнар нокталарда” булганнар, хәрби бәрелешләрдә катнашканнар.
«Һава спецназын» Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров һәм Үзәк һәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов котладылар.
Традиция буенча митинг азагында хәрби бәрелешләрдә һәлак булган дусларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәл итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Аксубай десантчылары бәйрәме турында тулырак район газетасының киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев