Аксубайда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашында район Советы утырышы узды.
Аны Совет рәисе, район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды. Депутатлар бюджетның үтәлеше турында фикер алыштылар, район хисап палатасының 2021 елдагы эше, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең эшчәнлеге турында хисап белән таныштылар, вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә кергән вазыйфаларны биләү өчен кадрлар резервы турында җентекләп белделәр.
Муниципаль хезмәткәрләргә аттестация үткәрү һәм квалификация имтиханын тапшыру тәртибе турында мәгълүматлар җиткерелде. Хәзердән башлап районда вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия эше туктатылган, муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрү буенча бердәм конкурс комиссиясе оештырылачак.

Депутатлар эшеннән икътисадтагы һәм тулаем илдәге вәзгыять турында фикер алышуга күчтеләр.
Депутатлар да, чыгыш ясаучылар да Украинадагы махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм ил җитәкчелегенә теләктәшлек белдерделәр.
– Катлаулы хәлдә хөкүмәт, ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан күрелә торган барлык чаралар Ватанны саклауга, тормыш-көнкүрешне яхшыртуга юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте Алсу Тарханова. – Мин җитәкчелеккә, хөкүмәткә ышанам һәм илебез чикләренең иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән барлык чараларны хуплыйм, бу бүген кирәкле гамәл.

Район башлыгы Камил Гилманов депутатларга һәм район халкына азык-төлек, сәнәгать товарларын сатып алу буенча ажиотаж ясамаска чакырды. Республика да, район да үз производстволары белән халыкны шикәр комы һәм башка азык-төлек товарлары белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле дип, ышандырды.
Аксубай районының депутатлар корпусы Украинада махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә теләктәшлек белдерүгә үз өлешен кертте инде. Район хатын-кызлары советы рәисе Ләйсән Зәйдуллина сүзләренә караганда, алар беренчеләрдән булып безнең солдатларга посылкалар җыю турында Россия хатын-кызлар берлеге инициативасын хуплаганнар.
Нет комментариев