Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай чыгарылыш укучылары имтиханнарны тәртип бозмыйча тапшыра

Чыгарылыш укучылары өчен кызу сынау өсте 3 июльдән үк башланды.

Рус теле буенча имтиханнар 6 һәм 7 июльдә штат режимында узды. Бүген 10 июльдә мәктәпне тәмамлаучылар профильле математика буенча БДИ тапшыра. Аксубай районында математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга 56 кеше теркәлгән.

Чыгарылыш укучылары рус теле буенча сынау уздылар инде. Хәзер алар 20 июльдән дә соңга калмыйча билгеле булачак нәтиҗәләрне дулкынланып көтәләр. Укырга керү бусагасы 36 балл тәшкил итә. Аксубай районы мәгариф бүлегендә хәбәр итүләренчә, БДИ тапшыру вакытында кагыйдә бозулар булмаган. Барысы да коронавирус инфекциясе чорында кертелгән кагыйдәләрне һәм тәкъдимнәрне үти.

Искәртеп узабыз, коронавируслы пандемия аркасында бердәм дәүләт имтиханын югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр генә тапшыра. "БДИны тапшыру яки тапшырмау" карарын һәр чыгарылыш сыйныф укучысы үзе хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев