Аксубай чуваш командасы Түбән Камада “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” бәйгесендә җиңү яулады
Соңгы яңалыклар

Аксубай чуваш командасы Түбән Камада “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” бәйгесендә җиңү яулады

Савгач урта мәктәбе укучылары Татарстан Республикасының чуваш этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләре арасында төбәкара интеллектуаль уен бәйгесендә җиңүгә иреште.

Команданы чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Романова җитәкләде, аның составына – укучылар Юлия Никифорова, Евгений Николаев, Софья Синдимирова, Мария Мельникова, Евгений Гаврилов һәм Екатерина Музилеева керде. Алар яхшы укый, җәмәгать тормышында актив, киң күзаллауга ия. Шәһәрнең 34нче гимназия-интернат базасында узган ел саен үткәрелә торган интеллектуаль уен нәтиҗәсен безнең катнашучыларның нәкъ менә шушы сыйфатлары билгеләгән дә инде. Команда барлык турларны да уңышлы үткән, барлык сорауларга да җавап биргән һәм беренче урынга лаек булган.

Фото: Савгач урта мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев