Аксубайның Феодосий Тотемский правослау чиркәвендә Раштуа концерты булды.
Правослау динен тотучылар каршында якшәмбе мәктәпләрендә тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады. Алар Раштуага багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар.
Чиркәү эчендә тантана мохите, саф раштуа шатлыгы хөкем сөрде.
Җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.
– Сезне ихлас күңелдән сафлык бәйрәме булган Раштуа белән тәбриклим, – диде ул. – Ул сезнең гаиләләрегезгә шатлык, иминлек, бәхет алып килсен.
Дин тотучыларны Аксубай һәм Нурлат районнары рухание, Аксубай правослау чиркәве башлыгы Александр Качаев та җылы котлады.
Фото: скриншот
Нет комментариев