Аксубайда санитар-экологик икеайлык дәвам итә.
Предприятиеләр, оешмалар территорияләрендә, үзәк урамнарда тәртип урнаштырылган инде. Шәхси йортларда яшәүчеләр дә үз тирә-якларын җыештырдылар. Бистә башкарма комитеты аксубайлыларны урам өмәләре оештырырга чакыра һәм килешү буенча чүп җыю өчен трактор арбасы куярга әзер.
Бары тик 2-75-82 телефоны буенча шалтыратырга гына кирәк. Гаризаны чират тәртибендә караячаклар.
Нет комментариев