Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай баянчылары чыгышлары өчен югары бәя алдылар 

«Аксубай егетләре» балалар асамбле катнашучылары «Феерия аккордеона» дигән VII Халыкара бәйге лауреатлары булдылар.

Казанда узган баянда, аккордеонда һәм гармонда уйнаучылар фестивале илебезнең төрле шәһәрләреннән талантлы башкаручыларны берләштерде. Бәйгенең жюри составына – республиканың атказанган артистлары, профессорлар, консерватория мөгаллимнәре керде. Концерт программасының онлайн-трансляциясе берничә интернет-мәйданчыкта барды. 

Педагог Наилә Крайнова җитәкчелегендә «Аксубай егетләре» балалар халык ансамбле катнашучылары уңышны һәм башка яшь башкаручылар белән бер сәхнәдә үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге алдылар. Балалар үзләренең уен коралларында иң яхшы композицияләрне уйнадылар. Залда буш урыннар юк иде. Рәхмәтле тамашачы музыкантларны озак алкышлады. 

Югары профессиональ жюри «Аксубай егетләре» балалар ансамбле катнашучылары чыгышын югары бәяләде. Алар югары башкару дәрәҗәсен һәм сыйфатын күрсәттеләр. Кече яшь төркемендә – Ксения Романова, урта төркемдә Семен Крайнов икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Глеб Мясников һәм Семен Крайнов дуэты шулай ук аерылып торды – икенче дәрәҗә лауреат исемен алды. 

– Тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренә аерым рәхмәт, – ди Наилә Крайнова. – Аларның балаларның талантларын үстерүгә керткән өлеше бәһасез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев