Көтмәгәндә яуган кар язгы кыр эшләрен бераз туктатып торырга мәҗбүр итте.
Кайбер урыннарда карның калынлыгы 15-20 сантиметрга җитте. Әмма аграрчыларны бу борчуга салмый, аларның кәефе күтәренке.
– Кисәктән килгән кыштан начар нәтиҗәләр көтмибез, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин. – Чәчелгән басуларда шытымнар тишелеп өлгермәде әле. Шуңа күрә, яуган кар киләсе уңышка зыян сала алмый. Температура да уңай тора. Мондый җылы карны, киресенчә, ашлама дип кабул итәргә була. Ул үсемлекләр өчен яхшы. Туфракта дым туплана.
Кар озак тормас эрер һәм механикалаштырылган звенолар янә кырга чыгарлар. Бүгенге көндә район буенча көзге культуралар 13560 гектарда (план күрсәткеченнән 99 процент), күпьеллык үләннәр 12947 гектарда (96 процент) тукландырылган.
Күпьеллык үләннәрне тырмалау 9452 гектарда (планга карата 70 процент), уҗымнарны – 5005 гектарда (36 процент), туңга сөрелгән җирләрне 17582 гектарда (37 процент) башкарылган. 4358 гектардан артык мәйданга сабан культуралары чәчелгән.
Нет комментариев