Районда үсемлекләрне тукландыру һәм саклау буенча агрочаралар дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә чүп үләннәренә каршы эшкәртү 48400 гектардан артык мәйданда башкарылган, бу план күрсәткеченең 83 процентын тәшкил итә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү – 12145 һәм 26577 гектарда (планга карата 22 һәм 47 процент). Бөртекле культураларны яфрактан тукландыру район буенча 31 мең гектарда (89 процент) башкарылган, тамырдан тукландыру 12393 гектарда (планга карата 61 процент) үткәрелгән.
Нет комментариев