Аксубай басуларында чәчүлекләрне тәрбияләү агрочарасы төгәлләнә
Аксубай районы игенчеләре чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртеп бетерделәр һәм шулай ук бөртекле культураларны тамырдан тукландыруны да төгәлләделәр (20 мең гектардан артык мәйданда).
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үсемлекләр авыруларына каршы эшкәртү актив алып барыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә бу чара гомуми мәйданның 65 процентында үткәрелгән.
Алдагы көндә генә дә 1000 гектардан артык мәйдан эшкәртелгән. Район басуларында шулай ук бөртекле культураларны яфрактан тукландыру тулы куәтенә бара. Бу агрочара 30 мең гектарга якын мәйданда башкарылган, бу план күрсәткеченең 90 процентын тәшкил итә.
Фото: архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев