Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалары үз куллары белән бүләкләр ясарга өйрәнәләр 

Җәй айларында да район мәктәпләре укучылары Пушкин картасыннан актив файдаланалар.

Районның авыл клубларында «Джут могҗизасы» дигән мастер-класслар уза. Чараны оештыручылар балаларны джуттан үрү техникасына өйрәтә. Пушкин картасын кулланып, чарага эләгергә мөмкин. 

Нидән башларга, нинди фәннәрне кулланырга – барысын да мастер-классларда халык һөнәрләре остаханәсендә эшләүче Татьяна Васильева сөйли. Ул балаларны үз куллары белән иҗат итәргә, файдалы әйберләр һәм матур бүләкләр ясарга өйрәтә. 

Бу юлы да укучылар дәрестән бик канәгать калдылар. Һәркем техниканы үзләштерә алды. Чөнки алар үзләре әйткәнчә, монда бернинди кыенлык та юк. 

– Гади кул астындагы әйберләрдән – джут бау һәм җилемнән шулкадәр кызыклы әйберләр ясарга була икән, – дип уртаклаштылар укучылар. – Үз кулларың белән бүләк ясарга кирәк булганда, моны, һичшиксез, игътибарга алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев