Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалары «Тылсымлы сандык»ны карадылар

Яңа Тимошкино авыл китапханәсендә укучылар өчен «Тылсымлы сандык» уен-викторина үтте.

Авыл китапханәсенең яшь китап укучылары өчен язгы каникуллар вакытында традицион «Балалар китаплары атнасы» кысаларында кызыклы чаралар оештырыла. Укучылар мәдәният учреждениесенә теләп йөриләр, бәйгеләрдә, викториналарда, укуларда катнашалар.

Язгы каникулларның беренче көнендә китапханәдә рус халык әкиятләре буенча сәяхәт «оештырдылар». Яңа Тимошкино авылы балалары әкиятләр укырга яраталар, әкият персонажлары белән танышалар, могҗизалы һәм маҗаралы әкиятләр укыйлар. Моның тәрбияви мизгеле дә бар, чөнки әкиятләр игелеккә, хезмәт сөяргә өйрәтә.

Китапханәче Валентина Мадюкова җитәкчелегендә яшь китап укучылар тылсым илендә булдылар. Алар әкиятләрнең, персонажларның исемнәрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, танып белү биремен үтәделәр. Виртуаль сәяхәт вакытында балалар өйдә укыр өчен кызыклы әкият китаплары сайладылар.

Фото: Яңа Тимошкино авыл китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев