Аксубай балалар сәнгать мәктәбенә “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында музыка уен кораллары алып кайттылар
«Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты ярдәмендә мәктәпкә 3 акустик фортепиано, 10 цифрлы пианино, 6 саксофон, 2 профессиональ флейт һәм укучылар өчен 10 аккордеон, гитара һәм башка инструментлар – барлыгы 20 дән артык төрдәге уен кораллары тәкъдим ителде.
Быел Аксубай балалар сәнгать мәктәбе 50 еллыгын билгеләп үтә. Ярты гасыр дәвамында әлеге мәктәп коллективына һәм анда тәрбияләнүче балалар өчен бу тәүге һәм бердәнбер бүләктер, мөгаен.
Музыка уен кораллары белән тәэмин ителү шатлыгын сәнгать мәктәбе коллективы белән бирегә килгән район башлыгы Камил Гилманов та уртаклашты.
– Мин эшләгән 12 ел дәвердә без һәр уен коралына, бәйгегә, грантка сөендек. Ә бер юлы шулкадәр бүләк! Татарстан мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Президентыбызга рәхмәт. Сәнгать мәктәбе профессиональ кадрлар белән тәэмин ителгән. Монда кадрлар агымы күзәтелми, хореографлар, музыка уен кораллары сыйныфы укытучылары күп еллар эшли, алар үз эшләренең фанатлары. Концерттан соң аларның укучылар өчен ничек җан атуларын, борчылуларын күрәм. Сезгә уңышлар телим! – дигән фатихаларын бирде балалар сәнгать мәктәбе коллективына район башлыгы Камил Гилманов.
– Мәдәният министрлыгына мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын җиһазландырырга мөмкинлек бирүче «Мәдәният» илкүләм проекты өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Алексей Тимирясов.
Сәнгать мәктәбе директоры да бу вакыйга уңаеннан сөенечен яшермәде – ул инструментларны бушатырга ярдәм итеп кенә калмыйча, аларның һәркайсын ачып, фортепиано буенча укытучыларның сыйныфлары җиһазлануга гына түгел, хореографларның классларында да үз инструментлары булачагына чын күңеленнән шатланды. Хәтта яңа цифрлы пианинода "Катюша"ны да уйнады.
– Без музыка уен коралларын көйләүгә дә шактый экономияләргә тырышабыз, илкүләм проект кысаларында бөтен корал тикшерелде һәм искиткеч итеп көйләнде, – ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова.
Әлеге белем бирү учреждениесенә өлешчә җиһазлар да кайтарылачак. Шулай итеп, яңа уку елында Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучылары яңа парталар артына утырачаклар һәм яңа уен коралларында уйнаячаклар.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов билгеләп үткәнчә, бу – бердәнбер тәэминат түгел. Милли проект кысаларында мәктәп җиһазлар партиясе (диваннар, өстәлләр, урындыклар, стеллажлар һ.б.) тулыланды инде, якын арада мәктәпкә яңа җиһазлар (экраннар, ноутбуклар, проекторлар) шулай ук методик әдәбият һәм уку әсбаплары кайтуы көтелә.
Аксубай сәнгать мәктәбенең матди-техник базасын яңартуга финанслауның гомуми суммасы 7 598 676 сум тәшкил итәчәк. Шул кадәр күләмдәге яңартуны монда мәктәп ачылганнан бирле (1970 ел) хәтерләмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев