Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалар бакчаларында белемле җәяүлеләрне тәрбиялиләр

«Кышкы каникуллар» дип исемләнгән чаралар кысаларында «Кояшкай» балалар бакчасында Нурлат шәһәре «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» Территориаль идарәсе тарафыннан оештырылган профилактик чара үтте.

Яңа елга күп вакыт калмады. Тиздән кышкы каникуллар башланачак. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында юлларда балалар катнашында аварияле хәлләрне кисәтү максатларында, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә профилактик чаралар уза. Шундыйларның берсе –«Белемле җәяүле» акциясе – «Кояшкай» балалар бакчасында үтте.

2нче Аксубай мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары мавыктыргыч уен әзерләделәр һәм үткәрделәр, аның барышында тәрбияләнүчеләр табышмаклар чиштеләр, светофор җыйдылар, юл хәлләрен тикшерделәр, флешмоб биеделәр. Акциядә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча китаплар һәм яктылыкны кайтаручы элементлар тапшырдылар.

Соңрак район үзәге урамнарында «Игътибар, йөртүчеләр!» дигән тагын бер акция үтте. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл билгеләре рәсемнәре төшерелгән истәлекле чыршы уенчыклары бүләк иттеләр һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең һәм яктылык кайтаргыч элементларны куллануның мөһимлеге турында искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев