Районның терлек азыгы җитештерүчеләре азык запасын көннән-көн күбрәк туплыйлар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 июньгә барлыгы 8300 гектардан күбрәк күпьеллык үлән чабылган, бу гомуми күләмнең 59 процентын тәшкил итә. 19400 тоннадан артык сенаж салынган, бу план күрсәткеченең 45 процентын тәшкил итә.
«Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторлары азык әзерләүдә югары темп алды. Бүгенге көндә алар 5 мең тоннадан күбрәк сенаж әзерләгәннәр. «Аксубай» АФда бу азык 4500 тоннадан артык әзерләнгән.
Нет комментариев